Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балаларга елый-елый рәхмәт әйттеләр

Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан Сабаның сәләтле балалар мәктәбенең 8 класс укучылары әти-әниләре белән берлектә Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында бәйрәм чарасы үткәрделәр

  Бәйрәмдә укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре дә катнашты. Кәүсәрия Вәлиәхмәтованың җыр башкаруын,  Илгизар Гатауллинның өздереп гармунда уйнавын яратып тыңладылар. Укучылардан Ландыш Гайнетдинова,Кәримэ Вәлиәхмәтова, Рәнис Шәрифуллинның җырлавы да  алкышларга күмелде.Чыгышлар бик күп булды, күмәк биюләргә өлкәннәр үзләре дә кушылды. Концерт тәмамлангач, тәрбияләнүчеләргә балалар күчтәнәч пакетлары тараттылар.

 “Балалар кече күңелле булып үссеннәр, йөрәкләрендә мохтаҗларга,ятимнәргә карата мәрхәмәтлелек тәрбияләнсен, изгелек кылуның нинди зур савап булуны аңласыннар дигән максат белән оештырылды бу сәфәр. Өлкәннәр һәр чыгышны йотлыгып карадылар. Әйе,  биредә тәрбияләнүчеләр бернигә дә мохтаҗлык кичерми, тәрбия-карау  бик яхшы оештырылган. Шулай да әби-бабайларның күңелләре  якын кешеләренең йөрәк җылысына сусаган. Безнең балалар да шул бушлыкны тутырырга,  ямаслы күңелләрен җылытырга тырышты ул көнне. Чыгышлар бик матур булды. Ахырдан Питрәч ягыннан килгән тәрбияләнүче Нина ханым Трушина елый-елый рәхмәт әйтте. Мондый очрашулар дәвамлы булсын иде. Бу үрнәккә башкалар да иярер дип ышанабыз”- дип уртаклашты район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова.

Ахырдан Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты директоры Рөстәм Равилин укучыларга, сыйныф җитәкчеләре  Ләйсән Сәүбан кызы Гаптерахимовага, барлык әти-әниләргә әлеге бәйрәм күчтәнәченә олы рәхмәтен җиткерде, укуларында зур уңышлар теләде. 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев