Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә им­гә­­нүләренә каршы профилактик чара үткәрелә

«Көзге каникуллар” чарасы

 Районыбызда 25 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә им­гә­­нүләрен профилактикалауга юнәл­­дерелгән «Көзге каникуллар» чарасы узачак.    2023 елның 9 аенда республика юлларында 347 юл-транспорт һәлакәте тер­кәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 361е тән җәрәхәтләре ал­ган.

Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авариягә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан 10 пассажир-бала һәлак булган. Балалар күпләп була торган урыннарда юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшүгә бәйле рәвештә, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау буенча чаралар узачак.

 ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагый­дәләрен үтәмәүче кечкенә җәяү­леләр дә читтә калмаячак. Ав­тоинспекторлар уңайсыз һа­ва торышы шартларында юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм укучыларны тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев