Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәрәңге бәйрәме үткәрелде

Яңа Мичән мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, «Бигрәк тәмле бәрәңге» бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәмдә конкурслар, викториналар, җырлар һәм Бәрәңге турында шигырьләр бар иде. Алдан ук бәрәңгедән ризыклар әзерләүгә конкурс игълан ителде. Ни генә юк иде өстәлдә: пироглар, өчпочмаклар, курниклар, мундирлы бәрәңге,  бәрәңге салатлары. Шулай ук төрле сортлардан һәм гадәти булмаган формадагы бәрәңгедән күргәзмә һәм "Эх, бигрәк тәмле бәрәңге" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. «Иң оригиналь ризык» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында барлык килгән кунаклар чәй һәм бәрәңгедән ясалган ризыклар белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев