Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда уздырылган барлык чараларның асылы нәкъ менә шушы гыйбарәне күздә тотып оештырылды.

      Өлкән яшьтәгеләрнең  игътибар-назга  әлеге датада гына түгел, һәр көнне мохтаҗ икәнлеген барыбыз да белә. 1 октябрьдә Лесхоз картлар-инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен «Салават» җыр театры артистларының Лесхоз мәдәният йорты белән берлектә оештырылган җылы чара да өлкәннәребезгә булган игътибар-хөрмәтнең бер чагылышын күрсәтә иде. Бүген биредә республикабызның 18 районыннан  81 кеше тәрбияләнә, шуларның 15е районыбыздан. «Мин бирегә 2009 елда Баулы районыннан килдем. Шул елдан исән-сау, әйбәт кенә яшим. Монда эшләүчеләрнең барысына да зур рәхмәт. Яхшы тәрбиялиләр, тәмле ашаталар, бер зарым да юк. Балык тотканда аякларымны өшеттем, икесен дә төптән югалтырга туры килде. Ике аяксыз калгач монда килергә мәҗбүр булдым. Бертуганнарым юк, хатыным белән күптәннән аерылдым», – ди 52 яшьлек Александр Абрамов.  Хәниф абый Кәримов бирегә Олы Кибәче авылыннан килгән. «Монда яши башлаганыма  тугызынчы ел китте. Язмышыма язылган булгач, килдем. Хатыным белән аерылыштык, ул еракка күчеп китте. Исәнлеген белмим. Авылда өемне бикләп килдем. 84 яшемне тутырдым. Мондагы тормышым Аллага шөкер», – ди ул.  «Бүген генә түгел, елның 365 көнендә дә кадер-хөрмәттә яшәгез. Авыр заманалар үткәнсез,  куйган хезмәтләрегез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Имин тормышта, бер-бе­регез белән яхшы мөнәсәбәттә гомер кичерегез», – диде үз чыгышында  башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов. Язмышлары төрле булса да, тормышлары уртак булган өлкәннәребезне социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гай­нетдинова, район ветераннар һәм ин­валидлар оешмалары җитәкчеләре  Фә­нил Ильясов һәм Әмин Миннеголов, озак еллар Лесхоз картлар йорты директо­ры булган ветеран-җитәкче Илһам Нургалиев тәбрикләде. Бәйрәм кичәсе матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп алып барылды. Өлкәннәребез «Салават» җыр театры артистларына кушылып җырладылар да, биеделәр дә,  алкышларга да күмделәр.

    «Ел саен «Салават»  җыр театры белән  Өлкәннәр көненә концертлар оештырабыз. Лесхозда беренче тапкыр булсак та, пандемия вакытында биредә тәрбияләнүчеләр өчен онлайн тәртиптә ике тапкыр концерт куйган идек.  Илләр тыныч булсын. Нишләтәсең, тормыш  булгач, төрле язмышлы кешеләр бар. Үзебез дә өлкәнәю чорына кереп барганлыктан,  мондый йортларны күргәч  күңелләр сыкрап  куйса да, икенче яктан картлык көннәрендә караучысыз калганнарга сыеныр урын булганлыкка, яхшы шартлар тудырылганлыкка сөенәсең», – диләр «Салават» җыр теат­ры алып баручысы Ядкәр Хәбибуллин һәм музыканты Альфред Якшимбетов.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев