Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бер очрашу – үзе бер гомер

Өлкән китапханәчеләр очрашты

Шушы көннәрдә  Саба район китапханәсе шушы системада эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы ветераннарны үзенә җыйды. Чараны реконструкциядән соң яңартылган бина буенча экскурсиядән башладык. Ветераннар үзгәрешләргә, китапханә эшчәнлегенә күзәтү ясап, элек эш урыннарын исләренә төшерделәр, хатирәләр яңарттылар. Өлкәннәребезне соңгы  яңалыклар белән китапханә директоры  Ләйсән Билалова таныштырды. Озак еллар мәдәният бүлеген җитәкләгән Мидхәт Хафизов үзенең очрашудан  алган хис-кичерешләре турында сөйләде, соклану, рәх­мәт сүзләрен җиткерде. Һәр китапханәче үз эшчәнлеге турында, тормышы, эштә булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклашты. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин  ветераннар яшьләргә алга таба да өлге булсын дигән теләк белдерде.

Рәзинә Дәминова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев