Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!” - диләр Саба гимназиясе укучылары [фото, видео]

70ләп егет-кыз тимер атларында “Балачак” балалар бакчасы-“Сабантуй” спорткомплексы маршруты буенча сәяхәт кылдылар.

Юл-транспорт травматизмын, юл куркынычсызлыгы өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Саба гимназиясенең хокук бозуларны профилактикалау отряды (җитәкчесе – Саба гимназиясенең социаль педагогы Гөлнара Шиһабиева) 8 сыйныфлар өчен “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм!” исеме астында велосипедта йөрү оештырды. Чара Саба районы ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча балигъ булмаганнар эшләре бүлеге өлкән инспекторы Миләүшә Котдусова белән берлектә оештырылды. 70ләп егет-кыз тимер атларында “Балачак” балалар бакчасы-“Сабантуй” спорткомплексы маршруты буенча сәяхәт кылдылар. Маршрутның соңгы ноктасына килеп җиткәч, яшүсмерләр белән файдалы әңгәмә оештырылды. ЮХИДИ инспекторлары кайсы ситуациядә ничек эш итәргә кирәклеге хакында җентекләп аңлаттылар, юл билгеләре хакында искәрттеләр. Боларны кабатлауның һәрвакыт кирәге чыгачак, чөнки балалар арасында велосипедның популярлыгы арта бара. Ә укучылар югары тизлек, зур тәэсирләр артыннан куып, кайчагында юл йөрү кагыйдәләрен дә онытып җибәрергә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев