БЕЗНЕКЕЛӘР - ИҢ ЯХШЫЛАР!
Район яңалыклары

БЕЗНЕКЕЛӘР - ИҢ ЯХШЫЛАР!

Җомга көнне районыбызның “Карпат” спорт һәм ял итү үзәгендә республиканың иң яхшы ирекле янгын сагы подразделениеләренең смотр-конкурсы узды. Быел унынчы тапкыр үткәрелүче конкурста республиканың 45 командасы составында 300дән артык янгын сүндерүче катнашты.

“Ирекле янгын сүндерүчеләр быел мөстәкыйль рәвештә 52 янгын сүндерделәр. Аларның һөнәри осталыгы белән 2 кешенең гомере саклап калынды. Хезмәтләренең мө­һим­леген Президентыбыз һәрчак игътибар үзәгендә тота, эш шартлары уңайлана. Тиздән подразделениеләр 15 янгын сүндерү машинасы белән тәэмин ителәчәк. Янгын сүндерүчеләрдән баш­ка тормышны күз алдына китереп булмый. Ут афәтенә каршы көрәштә аларның оперативлыгы зур роль уйный. Узган ел барлыгы 645 янгын сүндерелсә, шуның 33ен үзләре генә башкарганнар. 9 кешене үлемнән коткарып калганнар”, - дип хезмәтләренә олы бәясен белдерде үз чыгышында ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары


Нет комментариев