Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

“Олимп” стадионында Физкультурачы көненә багышланган чаралар узды.

Бәйрәмдә катнашучыларны башкарма  комитет җитәкчесе Марат Ишниязов тәбрикләде.

 

Токиодагы  Олимпия  уеннарында  катнашкан  Зилә Батыршина “Халыкара  класслы  спорт  мастеры”  билгесе белән  бүләкләнде.

 Илфат Нәбиуллинга,  Илнур Галимҗановка “Татарстан Республикасының  физик  культурасын  һәм  спортын  үстерүдәге казанышлары  өчен” Мактау  билгесе,  Рамил Габделмәновка, Ленар Вафинга, Азат  Солтановка, Наталия Кирсановага, Айдар Имамиевка, Айдар Һидиятуллинга, Рафил  Исрафиловка “Татарстан Республикасының  спорт отличнигы” билгесе  бирелде. Шулай ук  спортчыларыбыз,  спорт  өлкәсе  белгечләре, хезмәткәрләре Татарстан Спорт министрлыгы  Мактау грамотасы, Саба  муниципаль районы Мактау грамотасы, район  башлыгының Рәхмәт хаты,  яшьләр эшләре һәм  спорт  бүлегенең  Рәхмәт хатлары белән  бүләкләнделәр.  

Спорт  ярышлары җирдән этелү,  пневматик  мылтыктан  ату  белән  башланып  китте. Мәргәнлекктә Шәмәрдәннән Гөлфирә Хисамиевага  тиңнәр  булмады. Ул 30 мөмкинлектән 28 очко  җыеп ир-егетләрне  дә  уздырды. Гөлфирә кул  көрәштерүдә дә беренче  булды. Икенче  урынны Адилә Сафина  алды. Ир-егетләр арасында кул  көрәштерү ярышын  Казаннан  килгән Илфир Гәрәев отты. Хәлил Бикбаев исә  Физкультурачы  көненә Балтачтан   килгән.  Ул Улыгбек Вәесовтан гына  калышып,  аркылы тимердән тартылуда 2нче  урынны   алды. Эстафетада Эзмә  авыл  җирлеге  командасы (Лилия Хажиева,  Галия Әхмәтова, Аяз Арстамбеков, Салават Галиев) җиңү  яулады. Йөгерүдә 45-55 яшьлекләр  арасында  Ильяс Шиабетдинов беренче  килде Гер   күтәрү  ир-егетләр арасында  Булат  Нәҗметдиновка, хатын-кызлардан   Миләүшә Дружковага  җиңү  китерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев