Бирнә җыю
Район яңалыклары

Бирнә җыю

Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе. Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар.

Шушы максат белән, Лесхоз Мәдәният Йорты хезмәткәрләре 2 нче июньдә бирнә җыю оештырдылар, милли бәйрәмгә – Сабантуйга бирнә җыйдылар .

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев