«Бөтенроссия кыр көне-2023»тә сабалылар да катнаша
Район яңалыклары

«Бөтенроссия кыр көне-2023»тә сабалылар да катнаша

Бу көннәрдә Лаеш районында агросәнәгать комплексы казанышларының иң зур күргәзмәсе уза.

2023 елның 6-9 июлендә Татарстан Республикасының Лаеш районында үзебезнең агросәнәгать комплексы казанышларының иң зур  күргәзмәсе – «Бөтенроссия кыр көне-2023»  уза.

Чарадагы  җир  сөрү буенча Россиянең 10нчы юбилей чемпионатында катнашу өчен республикадан  ике  механизатор – безнең районнан Динар  Газизов  (“Игенче”) һәм Әтнә  сука батыры  сайлап  алынды. 

Трактор-шоуда үзләренең осталыгын идарә инженеры Эльмира Ибәтова,  игенчеләр Зөлфәт  Мөбарәков һәм  Айнур Галиев  (“Саба” җәмгыяте) күрсәтәчәк.


Нет комментариев