Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

«Бранко Рус» җәмгыяте: кошчылык базарында - 15 ел

Районыбызның оешма-предприятиеләрендә хисап җыелышлары бара

 2026 елның 29 гыйнварында «Бранко Рус» җәмгыяте коллективының еллык хисап җыелышы булды. «Бранко Рус» җәмгыяте компаниясе авыл хуҗалыгы продукциясе – кошчылык базарында 15 елдан артык эшли. Бүгенге көндә ул-инкубаторда йомыркадан тәүлеклек күркә балаларын чыгару өлкәсендә уникаль тәҗрибәсе һәм үз технологияләре булган алдынгы, югары технологияле предприятие.

«Бранко Рус» җәмгыяте компаниясе 2019 елда Татарстан Республикасында күркәләр өчен инкубатор төзи башлады, 2023 елда инкубатор уңышлы эшләтеп җибәрелде. Хезмәткәрләрнең күбесе предприятиегә нигез салынганнан бирле эшли, кошчылык һәм тәүлеклек күркә балалары үрчетү өлкәсендә кыйммәтле тәҗрибәгә ия.

«Бранко Рус» ҖЧҖ компаниясе җитештерүе сыйфатлы сәнәгать җиһазлары куллану нәтиҗәсендә югары дәрәҗәдә автоматлаштыруга ия. 2025 елда башкарылган заказлар күләме 350 миллионга җитте, бу 2024 ел белән чагыштырганда ике мәртәбә артуны күрсәтә. Коллективта 20 кеше эшли.

Еллык җыелышта район җитәкчелегеннән Башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары, инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм бүлеге җитәкчесе Илнур Котдусов һәм Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыймадиев катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев