Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбызны соңгы юлга озаттылар

Районыбызга Украинада барган махсус хәрби операциядә райондашыбыз Олы Нырты авылыннан Ренат Гайнетдиновның һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килде.

Аның җәсәден бүген Урта Нырты зиратына алып кайтып җирләделәр. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга район җитәкчеләре, авылдашлары, дуслары җыелды. Туганнарының авыр кайгысын уртаклашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров килде.

  Ренат Маслави улы 1976 елның 3 февралендә туган. Гаилә хәле: аерылган, 2004 һәм 2008 елгы ике улы бар. 2024 елның 9  гыйнваренда  хәрби бурычын үтәгән вакытта  һәлак булган. Ватаны өчен гомерен кызганмаган батыр якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев