Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Сабадан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм китте

Азык-төлек һәм башка кирәк-яракларны «Эзмә» авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләр әзерләп җибәрде.

  Кирәк-яракларны җыеп туплауда һәм барасы техниканың төзеклеген һәм ягулык белән тәэмин итүдә җитәкчеләр  Алмаз Зарипов, Зөлфәт Зарипов, Илдар Закиров, Илдар Исмәгыйлов (такталар белән), Райнур Әхмәтов, Радик Халиков (кош ите белән), “Умырзая” җәмгыяте (итләтә), “Рамазан”, “Яшен”, “ПМК Мелиорация”  җәмгыятьләре зур тырышлык куйды, шулай ук халык сәдака акчалары да җыеп тапшырды. Егетләребез үзләрен физик яктан нык тоту өчен спорт инвентарьлары белән дә ярдәм итүләрен сораганнар иде. Гантельләр, герләр белән Рифат Хисамов һәм Айдар Галиев булышты. Күрше Балык Бистәсе, Балтач, Арча районыннан да аерым кешеләр килеп хәрбиләребезгә кирәк-яракларын тапшырып киткәннәр. 7 данә кер юу машинасы җыелган. Кыскасы, бик күп кирәк-ярак тупланган. Шунда ук сәлам хатлары, район гәҗитенең яңа саннарын китереп бирүчеләр дә булды. "Гуманитар ярдәм тиз арада барып җитәргә тиеш", -ди әлеге изге эшне оештыручыларның берсе Рамил Хәбирҗанов. Егетләребезгә безнең кайнар сәламнәр дә барып ирешсен. Тиздән туган төбәгебездә сөенечле күрешүләр насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев