Бүген Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко Саба урман хуҗалыгында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Россия вице-премьеры селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлеге белән танышты
Кичә Казанга Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко килде һәм республика Рәисе белән урманнарны саклау, «Экология» илкүләм проектын үтәү мәсьәләре турында фикер алышты.
Бүген Виктория Абрамченко Саба урман хуҗалыгында булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Россия вице-премьеры селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлеге белән танышты. Биредә Лубян урман техникумы, Саба, Мамадыш, Кама, Кызыл Йолдыз, Минзәлә, Яшел Үзән, Шәһәр яны урманчылыклары табигать байлыкларыннан һәм агачлардан юнып бик матур күргәзмә оештырганнар иде. Эшлекле сөйләшү барышында кадрлар әзерләү, бу җәһәттән мәктәп мәктәп урманчылыкларының ролен күтәрү мәсьәләсе дә кузгатылды. Хөкүмәт Рәисе урынбасарына тармакны цифрлаштыру турында да мәгълүмат җиткерелде. Урман фонды җирләренең цифрлаштырылган базасы булдырылган һәм барлык урманчылыкларга интернет кертелгән. Моннан тыш, космостан төшерелгән фотолар ярдәмендә урманнарның торышы мониторингы алып барыла.
Виктория Абрамченко белән Рөстәм Миңнеханов дендрология бакчасында да булдылар һәм аллеяда агачлар утырттылар. Маршрутка шулай ук оранжерея, урман музее, янгыннарны сүндерү станциясен дә булу да кертелгән иде. Агач эшкәртү комбинаты эшчәнлеге белән танышу вице-премьер һәм республика Рәисе белән журналистлар әңгәмәсенең төп темасы булды.
“Комбинатта түбән сортлы агачлар эшкәртелә һәм калдыксыз җитештерүгә нигез салынган. Минемчә, бу – уңыш ачкычы һәм аны таратырга кирәк. Без мондый үрнәк башка төбәкләрләр дә барлыкка килсен норматив актларны ничек җайга салу турында уйлыйбыз”,– диде Виктория Абрамченко.
Рөстәм Миңнеханов әйләнә-тирә мохитне һәм урманнарны саклау буенча бурычларны гамәлгә ашырганда күрсәткән булышлыгы өчен федераль хөкүмәткә рәхмәт белдерде.
“Урманнар безнең табигый байлыгыбыз, аны сакларга кирәк. Шулай ук коллективларны, урман бистәләрен, кешеләрне саклау мөһим. Болар законнарда исәпкә алынмый. Гомумән алганда, миллипроектлар, дәүләт программалары кысаларында Россия Федерациясе Президенты тарафыннан куелган бурычлар үтәлер дип ышандырам”,– диде Рәис.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев