Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның туган көне

Хөрмәтле Рәис Нургали улы! Туган көнегез уңаеннан безнең чын йөрәк­тән чыккан котлауларыбызны кабул итегез!

 Сез гомерегезне һәм профессиональ эшчәнлегегезне туган төбәгегез – Татарстан Рес­публикасы Саба муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә багышладыгыз. Югары оештыру осталыгы, киләчәкне алдан күрә белү сәләтегез, компетентлыгыгыз, туган ягыбызга карата ихлас мәхәббәтегез белән Сез хезмәттәшләрегез, район халкының олы ихтирамын казандыгыз. Сезнең кешеләр, республика, чит илләр җитәкчеләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра, төбәгебезнең киләчәге белән бәйле булган дөрес карарлар кабул итә белүегез һәрчак югары бәяләнә. Районның социаль-икътисадый тормышына зур игътибар бирәсез, яңалыклар белән бергә атлыйсыз, билгеләгән максатыгызга ирешү өчен бар көчегезне куясыз. Сезне әйткән сүзегездә тору, принципиальлек, район мәнфәгатьләрен һәрчак өстен кую, үз янәшәгездәгеләрдән дә максатчанлык һәм шәхси инициатива күрсәтеп эшләүләрен таләп итү сыйфатлары бизи. Алдагы эшчәнлегегездә дә бай тормыш тәҗрибәгезгә таянып, район һәм республикабыз өчен файдалы булган перспективалы планнарны гамәлгә ашырырга ярдәм итсен. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез атласын. Үстергән улларыгызның игелеген күрергә, оныкларыгызның уңышлары белән да горурланып яшәргә язсын. Алдагы елларда да җитәкчелек итү энергиягезне озакка саклап калуыгызны, районыбызның тагын да чәчәк атуы хакына нәтиҗәле эшчәнлек, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев