Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Бүген Сабада махсус хәрби операциядә һәлак булган Ленар Хуҗин белән хушлаштылар

Батыр солдатны соңгы юлга озатырга Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, Саба һәм Теләче районнары буенча Хәрби Комиссар Фәнис Закиров, мәрхүмнең якыннары, туганнары, классташлары, авылдашлары катнашты.

  Ленар Зәкәрия улы Хуҗин (10.10.1987 елда туган)  махсус хәрби операциягә контракт буенча китә. 2026 елның 17  гыйнварында Ленар хезмәт иткән хәрби частьтан аның һәлак булуы турында хәбәр алына. Райондашыбыз белән хушлашырга ул яшәгән йорт янына иртә баштан дуслары, классташлары, бистә халкы җыелды. Дин әһеле Равил хәзрәт Йосыпов Коръән сүрәләре укып рухына дога кылды. Мәтам чарасында катнашкан  башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов:«Ленар безнең арада үскән егет. Бик тырыш, акыллы иде, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйды. Махсус хәрби операциягә ил мәнфәгатьләрен якларга үт теләге белән барырга карар кылды, шундый юл сайлады. Үз тормышын юкка корбан итмәгәндер, шундый кыю егетләребезнең батырлыгы белән бу сугышлар тиз арада тәмамланыр дигән өметтә яшибез. Мәрхүмнең әтисе Зәкәрия аганың, әнисе Гөлфирә ханымның авыр кайгыларын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын»,-диде. Ленар хәрби операциягә киткәнче хезмәт куйган «Саба» җәмгыяте җитәкчесе Адель Билалов та сүз алып, аның үз һөнәренең чын остасы һәм   коллективта башкаларга үрнәк булырдай тырыш хезмәт башкарганлыгын билгеләп үтте. Мәрхүмнең кешелекле, башкаларга бик ярдәмчел булуы турында туганы Илсур сөйләп узды. Соңыннан батыр солдатның әтисе Зәкәрия ага улларын зурлап озатырга килгән район җитәкчеләренә һәм барлык халыкка  рәхмәт сүзләрен җиткерде. Саба шәһәр җирлеге башлыгы Рәсих Хәсәнов:  Сабабызның каһарман улы - Ленар Хуҗинның кыска гына гомере Ватанга хезмәт итүнең олы үрнәге булып, якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Әти-әнисенә шундый лачын ул үстергәннәре өчен барлык райондашларыбыз исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез», - диде.

Ленар Зәкәрия улы Хуҗин Саба зиратына җирләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев