Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген шагыйрә якташыбыз Миңнегөл Манихованың 75 яшьлек юбилей кичәсе узды [+фото]

Саба район китапханәсенең уку залында шагыйрә, «Мишә дулкыннары» язучылар клубының актив әгъзасы Манихова Миңнегөл Вахит кызының 75 яшьлек юбилей кичәсе узды.

"Иҗатта узган гомер" – бәйрәм кичәсенә "Сабагаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы Ирек Исмәгыйль улы Мөхетдинов, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбәрәкова юбилярга үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр. «Мишә дулкыннары» һәм «Сөембикә» клубларына йөрүчеләр юбилярны шигырь юллары белән котладылар. Район мәдәният йортыннан Хәниф Тимербаев котлауларын җыр аша җиткерде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән җылы котлап Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев