Шәмәрдәндә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондашыбыз Рафаэль Емельянов белән хушлаштылар
Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, якыннары, туганнары, дуслары, авыл халкы килгән иде.
Рафаэль Марат улы (01.07.1972) махсус хәрби операциягә контракт нигезендә китә. 7 февраль көнне Украина җирендә геройларча һәлак булуы турында хәбәр алына.
Рафаэль Шәмәрдән авылыннан, тормыш иптәше Лилия Фәрит кызы белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Әтисе Марат Иосифович та Шәмәрдәндә яши. Мәрхүм белән хушлашырга килүчеләр Рафаэльнең бик тырыш, куркусыз, Ватанын яратучы чын патриот булганын билгеләп үттеләр. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга кайткан сугышчан дуслары да аның шул сыйфатларын әйтеп уздылар «Сез чын ир-егет, куркусыз, кыю ул тәрбияләп үстергәнсез, авыр туфрагы җиңел булсын, сезгә, гаиләсенә сабырлык телибез, авыр кайгыгызны уртаклашабыз», – дип мөрәҗәгать иттеләр бергә хезмәт иткән дуслары әтисе Марат Иосиф улына. «Иптәшләремә булышам, мин анда кирәк дип, гел шунда тартылды, хәрби операциягә безгә әйтмичә генә китеп дә барды… Инде илләребез тынычланып, барлык ир-егетләребез исән сау әйләнеп кайтсыннар иде..», дигән кичерешләре белән уртаклашты Лилия ханым һәм озатырга килүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Рафаэль Емельянов Кырбаш зиратында җирләнде. Батырлар үлми, алар мәңге яши… Рафаэль Марат улының якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев