9 декабрь – Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан район җитәкчелеге Ватан геройларын Мәңгелек ут янында искә алды һәм вафат булганнар истәлегенә чәчәкләр салды.
Матәм чарасында Саба башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, район җитәкчеләре, сугышчан хәрәкәттә катнашкан ветераннар, район ветераннар оешмасы вәкилләре катнашты. Батырлар истәлеге бер минутлык тынлык белән искә алынды.






Нет комментариев