Бүген Халыклар бердәмлеге көне
Хөрмәтле райондашлар, сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйбыз!
Күпмилләтле районыбызда төрле дин, милләт вәкилләренә, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, татулык хөкем сөрә. Без барыбыз да төрле, әмма һәркем икътисад, мәдәният, иҗтимагый мөнәсәбәтләр үсешенә үз өлешен кертә. Халыклар бердәмлеге – илебезнең уңышлы үсеше һәм иминлегенең мөһим өлеше.
Бәйрәм белән котлап, һәркайсыгызга нык сәламәтлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, иминлек, илебез, республикабыз һәм районыбыз үсешенә юнәлдерелгән максатларыгызның уңышлы тормышка ашуын телибез!
Саба муниципаль районы
Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев