Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Буяу сәнгате

Агач - иң уңайлы, эшкәртү һәм файдалану өчен дә кулай материал. Агачтан нәрсә генә ясамаганнар: балалар өчен бишек һәм уенчыклар, хатын-кызларга йoн эрләү кабасы, орчыклар дисеңме, агач савыт-саба, чүмечләр… Агачтан эшләнгән һәр әйберне, нәкышләп, кисеп-уеп бизәкләгәннәр.

Бүгенге көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә.Шул сәбәпле, Сатыш авылы мәдрәсә музее һәм Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләр агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада Тимершык урта мәктәбенең 6 һәм 8 сыйныф укучылары катнашты.Шулай ук укучыларга Лесхоз бистәсендә урнашкан сувенир цехы эшләнмәләре турында сөйләнелде, алар зур кызыксыну белән бизәкләрне карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысулларын өйрәнделәр. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев