Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Буран купса, көриләр

Кышкы кәефебез юлларның кардан чистартылуына да бәйле

   Быел кыш үзенең  холкын декабрь башында  ук күрсәтте. Үткән ял көннәрендә күпләр тәрәзәдән карап, Тукай шигырен искә төшерде: тик кенә торганда капланды томанга бар һава; кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява. Хозурлану өчен матур табигать күренеше, әлбәттә. Әмма кар коммуналь хезмәт эшчеләренә зур мәшәкатьләр алып килә. Ишеп-ишеп явып китсә, аны бөтен җирдә берьюлы чистарту физик яктан мөмкин түгел.

    Шундый вәзгыять 10 һәм 11 декабрьдә туды. Республикада, шул исәптән районыбызда ике тәүлек эчендә ярты айлык нормадан артыграк кар яуды. Кар катламы биеклеге февраль аена хас күрсәткечкә – 27 сантиметрга җиткән. Саба урамнары да көрткә күмелеп, машинада түгел, җәяү йөрүе дә кыенлашты. Дүшәмбе иртәсендә балалар бакчаларына баручылар коммуналь хезмәтне мактамыйча гына телгә алды. Юл-транспорт вакыйгалары да килеп чыкты: 10 декабрьдә Байлар Сабасының Дуслык урамында һәм Казан-Шәмәрдән юлы­ның 101нче километрында автомобильләр бер-бер­сенә бәрелеште.

  Хәзер күптармаклы җи­теш­терү предприятиесе ал­дында бистәне кардан чис­тарту бурычы тора. Урамнарны һәм быел тагы 13 километрга артып, 45 километрга җиткән тротуарларны тиешле норматив хәлгә китерергә ки­рәк. Кышкы сезонга коммуналь хуҗалыкның 15 бе­рәмлек техникасы җәлеп ителә. Баш инженер Илдус Гомәров кар стихиясе вакытында “Агрохимсервис” җәмгыятенең һәм Тимершыктан “Ибраһимов” шәхси предприятиесенең үзтөягечләр һәм “КамАЗ”лар белән ярдәм итүләрен дә әйтте.

   Узган чәршәмбедә бер бригада халык күп йөргән “Бауман” (Закир Йосыпов) урамында эшләде (фотода). “Кар күп әле монда. Кичә 53 “КамАЗ” төяп җибәргән идем. Бүгенгесе дә шуннан ким булмас. Ташучылар хәзер килеп җитә, тик торырга вакыт бирмиләр”,– ди “Агрохимсервис”ның үз­төягеч механизаторы Ру­шан Газиянов. Чыннан да, “КамАЗ” йөтүчеләр Әнәс Шәмсевәлиев, Илнар Закиров, Дамир Хаҗинуров бер-берсен алыштырып кына торалар. “Эшкә иртәнге 4тә керешәбез. Урамда хәрәкәт булмаганда тынычрак. Техника гына ватылмасын”,– диде Дамир.

    “СнП-17” төрәнгече белән карны көрәп алуга махсуслашкан бригада өйләдән соң Тукай урамында эшкә кереште. Шамил Хаҗиев иярләгән техника өчен Радик Нәбиуллин грейдер белән карны урам уртасына җыйдырып бара. Ташырга өч “КамАЗ” өлгерә. “Техника ватылмый да тормый”, – диде директор урынбасары Айрат Шаһвәлиев. –“СнП”га да эретеп ябыштыру аппараты кирәк булды. Әлеге техника юллар беренчел ачылганнан соң, урамнардагы карны көрәтеп алу өчен. Ягъни юл кырыена эттереп кую мөмкинлеге булмаганда эшкә җигелә. Чөнки карны шәхси хуҗалыкларның капка төбенә үк өеп калдырып булмый. Шуңа күрә Муса Җәлил урамындагы тротуарны да “СнП” төягече икенче көнне чистартты. Бураннардан соң полигонга көн саен 140-150 рейс кар  чыгарыла”.

   Техника белән кереп бул­маслык урыннарны чис­­­тарту өчен коммуналь ху­җалыкның ике кар ат­тыр­гыч җайланмасы бар. Моннан тыш күпер-бас­ма­лардагы карны 10-15 эшче көрәк белән көри. Бозлавыкка сибәр өчен 30 тонна иләк асты комы әзерләнгән. 

Хәзерге вакытта Саба районында кар катламы тирәнлеге 29 сантиметр тәш­кил итә. Чагыштыру өчен Мөслимдә – 8, Сарманда, Зәйдә 6 сантиметр гына.

Синоптикларның фа­раз­лавына караганда, алдагы көннәрдә дә күп­тармаклы предприятие өчен  эш булып торачак. Болытлы көн­нәр күбрәк көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    КУПСА ДА КОРЭМИЛЭР!!!!