Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Быел үзара салымга районда 44,407 миллион сумлык эш башкарылачак

Төзекләндерү

  2023 елда авыл һәм  шәһәр җирлекләрендә гражданнар  җыеннары  үткәрелгәннән соң,  Саба  районында   яшәүчеләрдән барлыгы 12,795205 миллион сум үзара салым җыелган иде. Республика бюджетыннан дүртләтә арттырылып, шуңа тагын 31,611797 миллион сум өстәлде.

   Әлеге  акча, гражданнар  үзләре карар иткәнчә, гомуми  кулланыштагы  автомобиль юлларын,  яр буйларын төзекләндерүгә,  һәйкәл-обелисклар төзүгә, балалар мәйданчыклары  коруга, зиратларны тәртипкә китерүгә һәм башка җирле әһәмияттәге  мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак. Гомумән, һәр авыл җирлеге үзара салымны нинди максатларга тотасын   халык  белән  киңәшеп  хәл иткән. Хәзер планлаштырылган  эшләрне  башкаруга тендер  үткәрелә. Әлегә өстенлек торак пунктларда урам-юлларны норматив  хәлгә  китерүгә  бирелә.   Шуның  өстенә авылларда  элегрәк  вак таш түшәлгән  урамнар  чокырлана да башлаган. Шунлыктан шактый  чыгымнар таләп иткән “Чокыр ремонты” дигән  яңа  эш  төре  барлыкка  килде. Әйтик,  Шекше  авыл  җирлегендә 1,341278 миллион сум акча өч торак пунктта фәкать автомобиль юлларын кабаттан тигезләү өчен тотылачак. Шуның 280 меңе генә  халыктан  җыелган  үзара  салым. Ул  суммага 100 метр да  юл төзекләндереп булмый.

    Урамнарга вак таш салуга тендерны быел да куәтле техникасы һәм үзенең таш карьеры булган “Рамазан” җәмгыяте отты. Без оешманың юл төзүчеләре белән Юлбат авылында сөйләштек. Аңар­чы  бригада Йосыф-Алан,  Ка­ла­тау, Тенеки торак пунктларында  вак таш җәйгән.

“Узган  атнада гына тотындык әле. Ташны  карьердан Илмир Шакиров, Фәнис Төхбәтуллин – “Хундай”,  Ленар Нуриев “КамАЗ”  машиналары  китерә, Рәмиз Гәрәев “Амкодор” белән урамны  кырдыра,  Фәнис Гатауллин “ДжонДир” чүмече белән юлга тигезләп тарата, Камил Кәримуллин 13 тонналы катокта тыгызлый. Тенекинең Муса  Җәлил  урамына – 88, Йосыф-Аланда 84  метрда  вак таш салдык. Хәзер Юлбатка күчтек. Күл урамында эшлибез. Монысы  чокыр  ремонты дип атала. Ягъни башта өске катлам  алынмый, ком түшәлми, турыдан-туры  вак таш  салына”, – дип сөйләде бригадир Таһир Гарипов.

Юлның тагын ничә ел норматив торышын  саклавы сыйфатка нык бәйле. Әйтик, Рәмиз Гәрәев аңлатканча,  урамны башта  кырдырып, элек  салынган ташны бераз  кузгатып чыкмасаң, ничек дип әйтим, ике  арада связка барлыкка  килми икән.  Шуңа күрә һәр техника  үз  урынында. Чокыр ремонты барысы 4727  квадрат метрда башкарылган.

  “Безнең Күл  урамына  вак таш, төгәл хәтерләмим дә инде, 4-5 ел элек салынган  иде бугай. Бәлки  күбрәктер дә. Аңарчы моннан машина белән йөрүе  мең бәлагә әйләнде. Тора-бара  чокырланды. Үзара  салымны шушы максатка тотарга  тавыш бирдек. “Рамазан” оешмасы бик вакытлы килде, көзгә  калынмады.  Без бик канәгать. Уңайлык тудырылды. Юл озакка  чыдасын инде”, – диде шул  урамда  яшәүче Рафис Мөбарәкҗанов.

Юлбатта  эш беткәч, бригада  Урта Сабага күчте. Авылда 146 мең  сумлык урам-юл  челтәре ремонты башкарылачак.

Быел  үзара  салымга балалар мәйданчыклары Мичәнбаш, Аккүл Бигәнәй, Казанчы Бигәнәй, Иске Икшермә, Татар Икшермәсе, Явлаштау авылларында ясалачак  яки төзекләндереләчәк. Кече Шыңарда  мәйданчык  өчен җиһазлар  алыначак. Шәмәрдәндә  ял итү өчен 3,5 миллион  сумлык мәйданчык төзеләчәк. Олы  Нырты  авыл җирлегендә 3 торак пунктында Бөек  Ватан сугышында һәлак булганнар,   ветераннар  истәлегенә  һәйкәлләр  торгызылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев