Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чәчәкләр – рухи матурлык бирүчеләр

Тормыш никадәр авыр дип зарлансак та, шул авырлыклар арасында изгелек дигән төшенчәгә дә урын бар, әлбәттә.

Ә күңеле изгелектә булганнар һәрчак матурлыкка тартыла. Моның шулай икәненә иртә яздан башлап кара көзгә кадәр бакчасында, йорт яны территориясендә берсеннән-берсе матур чәчәкләр, куаклар үстерүчеләрнең эше дәлил булып тора. Байлар Сабасында яшәүче Люция апа Нәбиуллина да әнә шундыйлар рәтеннән. Ул яши торган Дальняя урамы, 8нче йорт территориясе ерактан ук балкып, үзенә дәшеп тора. Биредәге матурлык, чисталыкны булдыру өчен, ай-һай, күп көч түгәргә туры килгәндер?! Матурлыкны барыбыз да ярата, шул матурлыкка карап соклану рухи ял бирә. Шуңа да арабызда күңеле матурлыкка тартылучылар күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев