Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чик сакчылары һәрвакыт сафта

Бүген Чик сакчылары көне уңаеннан, районыбызның төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән  егетләр хәрби  комиссариатка  җыелды.

 Бүген Чик сакчылары көне уңаеннан, районыбызның төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән  егетләр хәрби  комиссариатка  җыелды.  Тарихка күз салсак, 1918 елның шушы көнендә яшь Совет Республикасы Хөкүмәте илебезнең чик сагын оештыру турында Декрет кабул иткән. Ә менә бәйрәм буларак беренче мәртәбә 1958 елда, чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелгән.

 Райондагы тантана Мәңгелек  ут, Билгесез  солдат һәйкәле, Әфганстанда  һәлак булган егетләр истәлеген  мәңгеләштергән мемориал янында башланды. Һәрвакыттагыча бәйрәмне яшь армиячеләр һәм  яшьгвардияче сафлары бизәде. Митингта ”Сугышчан туганлык” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының  район бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Садыйков, хәрби  комиссар Фәнис  Закиров, башкарма  комитет җитәкчесе  урынбасары  Илнур Котдусов, чик сакчылары җәмгыятенең Саба районы рәисе Марсель Сабиров, Донбасстагы  сугыш  хәркәтләрендә катнашкан ДНР герое Евгений Руппо, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов чыгыш  ясады.

                                            ДНР герое Евгений    Руппо

Барысы да  үсеп килүче буынга   матур  үрнәк  булырга,  патриотик тәрбия  бирү  өчен мәктәпләргә  ешрак    йөрергә  чакырдылар. Аннары  биек флагштокка чик сакчылары әләме күтәрелде.  Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләр бер минут тынлык белән искә алынды. Бу  минутта һәркем үзенең хәрби хезмәттә үткән елларын, күңелле мизгелләрен хәтереннән кичерде.

 Хәзер  районда чик  буе гаскәрләрендә  хезмәт  иткән 300дән артык ветеран  яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев