Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Әдәби кунакханә”

6 февраль көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсендә “Әдәби кунакханә” клубы үз эшен башлап җибәрде.

Тәүге, әдәбият, шигърият нуры белән сугарылган очрашу “Тулпар” кафесы залында үткәрелде. Бу истәлекле, матур кичәгә Татарстан китап нәшрияты, Татнетны үстерү фонды тарафыннан уздырылган “Әдәбимарафон” проектында катнашучылар чакырылган иде. Әлеге проектның максаты - киң катлам укучыда татар әдәбиятына кызыксыну уяту, татар әдәби мирасын популярлаштыру, үзеңдә китап уку кебек файдалы гадәт тәрбияләү максаты күзалланды.

      Китапханәче Мостафина Гөлнара  кичәне шигъри юллар белән башлап җибәрде.

      Бу кичәгә һәр китап сөюченең үзе белән яраткан, күңеленә хуш килгән, тирән эчтәлеге белән игътибарны җәлеп иткән китап алып килүе шарт иде. Әдәби әңгәмәбез чәй өстәле артында барды. Әлеге кунакханә татар әдипләренең әдәби әсәрләренә багышланды, китапханәчеләр татар әдипләрен, аларның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар.

     Очрашуның төп кунагы, спикер буларак якташ язучыбыз Гөлсинә Галимуллина үтемле, файдалы чыгыш ясады, үзенең тәкъдим, киңәшләрен бирде.

     ҮКС директоры Билалова Л.Р. кичәгә шигъри мизгелләр белән ямь өстәде, ихлас, җылы теләкләрен белдерде.

Киләсе утырыш 26 февральда спикер, шагыйрә Илмира Гыймаева катнашында узачак.

     Әдәби әңгәмәдә катнашырга барлык китап сөюче дусларыбызны чакырып калабыз!

 

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев