Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

“Депутат буласым килә”

Узган җомгада Саба урта мәктәбе базасында район башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов һәм башка рәсми вәкилләр катнашында Парламент дәресе узды.

Нияз Аитов үз чыгышында  белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү,  төрле тәртип бозуларга юл куймау мәсьәләләренә тукталды.  “Бу очрашу  һәрберебезнең иминлеге, тыныч тормышыбыз, матур киләчәгебез, гомумән, бар яктан  иминлекне тәэмин итү  максатыннан үткәрелә. Сезгә әле күп нәрсә таныш та түгелдер,  бөтенесен аңлап та бетермисездер. Әмма иң беренче чиратта    кылган һәр  гамәлебез өчен  җавап  бирәсе икәнлеген,  ахыргы нәтиҗәсе барлыгын аңларга тиешбез. Яхшы гамәл өчен, әлбәттә,  уңай нәтиҗә алачакбыз. Ә тискәре эш  начар  нәтиҗә белән тәмамланачак. Кайбер вакытта  җинаять  җаваплылыгына кадәр барып җитәргә мөмкин.  Беркемгә дә сер түгел, 14 яшьтән баланы җаваплылыкка тартырга мөмкин. 18 яшьтән җинаять  җаваплылыгына тарту каралган. Бүгенге көндә сез бөтен уңайлылыклары булган  мәктәптә укыйсыз, Республика, район җи­тәкчеләре тарафыннан сезнең өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла. Ни кызганыч, балалар тарафыннан кылынган  аяныч хәлләрне телевидение, интернет аша ишетеп торабыз. Мәктәпкә утлы кораллар алып килү нәтиҗәсендә килеп чыккан төрле фаҗигаләр турында да танышбыз. Сезнең  бурыч – әгәр дә  нинди дә булса сәер язышулар, шикле сөйләшүләр шаһиты буласыз икән, кичекмәстән  бу хакта укытучыларыгызга, әти-әниләрегезгә җиткерү. Төрле күңелсез хәлләр килеп чыгуына юл куярга ярамый”, – диде Нияз Аитов.  Шулай ук үз чыгышында җинаять җаваплылыгы ачылган очракта моның “кайтавазы” бик еракка китәчәген, ул хокук бозучы белән генә чикләнмичә,  аның   туганнарына,  киләчәктә балаларына кадәр  тәэсир итәчәген, аларны дәүләт хезмәтләренә, хокук саклау өлкәсенә  эшкә алудан чикләүләре турында да ассызыклады. 

Рәис Миңнеханов  республикада киләчәк буын өчен бик зур эшләр башкарылуын әйтеп узды. “Иң беренче үзегезгә дөрес юлны таба белергә кирәк.  Сез 14 яшь тулгач, каникул чорында районыбызның төрле оешма-пред­приятиеләрендә хезмәт күнекмәләре ала башлыйсыз.  Бу вакытта да  үзегезне киләчәктә кая күрәсез – шунда эшләргә тырышырга кирәк. Ул сезнең яратып эшли торган эш буламы – шуны белү мөһим.  Тормышта иң  кыйммәт әйбер – үз-үзеңне табу.  Үзегезне бүгеннән киләчәк тормышка әзерләргә кирәк. Начарлыкның ахыры бервакытта да яхшылык белән бетми. Һәрвакыт дөрес юлны сайлагыз!”, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы укучыларга. 

Соңыннан парламент дәресендә катнашучылар  укучыларны кызыксындырган   сорауларга җавап бирделәр.  Иң  күп  сораулар  Нияз Аитовка юлланды.  “Минем депутат буласым килә. Мин моның өчен нинди  фәннәрне  аеруча тирәнтен өйрәнергә тиеш?” дип сорады 5нче сыйныф укучысы  Әскәр Шәйдуллин. Депутат моны яхшы сорау дип бәяләде һәм   үз чиратында моның өчен бөтен фәннәрне дә яхшылап үзләштерергә,   законнар  кабул итү өчен аеруча хокук, җәмгыять белеме фәннәрен яхшы белү кирәклеген ассызыклады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев