Девизлары: «Алардан башка беркем дә түгел»
Бүген Сабада хәрби бурычларын зәңгәр берет, аклы-зәңгәрле тельняшка киеп үтәгән ир-егетләр Һава десанты гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр
Бүген Сабада хәрби бурычларын зәңгәр берет, аклы-зәңгәрле тельняшка киеп үтәгән ир-егетләр Һава десанты гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр. Армиянең элитасы булып саналган десантчылар парашют гөмбәзе сурәтләнгән, "Никто, кроме нас” дигән язулы әләмнәр күтәреп урам буйлап уздылар.
“Зәңгәр берет”лыларны десантчылар көне белән хәрби комиссар урынбасары Айрат Садыйков котлады. Традицион чара Мәңгелек ут янына Ватан сугышында, шулай интернациональ бурыч үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәлләргә, тыл каһарманнары стеласына чәчәкләр кую белән дәвам итте. Аннары десантчылар Теләчедә үткәрелгән чарага бардылар.
“Саба районында мин белгән 28 десантчы бар, ике егетебез махсус хәрби операциядә катнаша. Без күп түгел, ләкин бердәм. Барыбыз да исән-сау булыйк”,– диде чараны оештыручыларның берсе Ирек Мостафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев