20 май көнне Байлар Сабасының Балалар иҗат үзәге актлар залында тиздән Рәсәйдә узачак Дөнья чемпионатына багышланган яшьләр арасында Районара киберфутбол буенча турнир узачак.
Әлеге ярышта Саба, Балтач, Кукмара , Теләче, Арча, Лаеш командалары көч сынашачаклар дип көтелә. Башлану вакыты 11:00 сәгатьтә. Шулай ук, районыбыз киберспортчылары өчен җан атырга сезне чакырып калабыз! Керү ирекле!
“Бердәм Рәсәйнең “Яшь Гвардия”се Саба җирле бүлеге штабы
Нет комментариев