Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Елышта Дәүләт программасы нигезендә яңа йорт төзелә

Әлеге йорт төзелеше «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы нигезендә алып барыла.

 Йортның булачак хуҗалары - “Курсабаш” җәмгыяте игенче-механизаторы Ринат Мифтахов гаиләсе. Ринат тормыш иптәше белән 3 бала үстерәләр. Йорт салынып беткәч, Елышка килеп төпләнергә ниятлиләр. Хәзер йортның эчке эшләре калып бара. Әлеге программа нигезендә Шытсу авыл җирлеге буенча салынган бу инде 3нче йорт. Соңгы ике ел эчендә Югары Шытсуда авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче тагын ике кеше яңа тораклы булган.

Безнең белешмә:

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы 2025 елга кадәр чорга исәпләнгән. 2020 - 2025 елларда дәүләт программасын финанслауның гомуми күләме - 2,3 трлн сум тирәсе, шул исәптән федераль бюджет хисабына 1 трлн сум. Дәүләт программасы авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм эш белән тәэмин ителешен арттыруга, илдәге гомуми халык санында аның өлешен саклап калуга, яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруга, шул исәптән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын, элемтә һәм телекоммуникацияләр чараларын үстерүгә, газлаштыру дәрәҗәсен арттыруга, мәгариф һәм сәламәтлек саклау юнәлеше буенча социаль хезмәтләр алу мөмкинлеген булдыруга, шулай ук юл инфраструктурасы сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев