Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кулланган алкоголь микъдарының рөхсәт ителгәннән ике тапкыр артык булуы ачыкланган

Шушы көннәрдә 1нче суд участогы җәмәгать судьясы Административ хокук бозулар турындагы Россия Фе­­дерациясе кодексының 12.8нче статьясы 1нче бүлеге нигезендә Са­ба районы авылларының берсендә яшәүче Гайсинага карата кузгатылган эшне карады.

  Ул  май  аенда  спиртлы  эчемлек  кулланган  хәлдә “Ларгус”  автомобиле белән  идарә иткәндә тоткарлана. ЮХИДИ инспекторы тәкъ­­дим иткән алкотестерга өргәннән соң, ул сулап чыгарган һавада алкоголь микъдарының рөхсәт ителгәннән ике тапкыр  артык булуы ачыкланган. Судта Гайсина гаебен тулысынча таныды, хәмер кулланырга  мәҗбүр булуының сәбәбен аңлатты. Башка га­епләнүчеләр белән чагыштырганда, өч  яшь бала анасының кылган га­мәленә ихластан үкенү хисе күз  яшьләрендә чагылды. Тик эш  узгач үкенүдән файда юк шул. Җәмәгать судьясы алкогольле эчемлек кулланып руль артына утырган өчен җәза чарасы билгеләде. Хәзер Гайсинага 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры   киләчәк.  Моннан тыш ул 1 ел да 6 айга транспорт  белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев