«Эх, казлары да казлары! »
Бу көннәрдә авылларда каз өмәләре үтә. Тимершыкта яшәүче Рафил Ганиев һәм Сәрия Хаҗиева хуҗалыгында да бу ялларда каз өмәсе гөрләде.
Уңган хуҗаларга ярдәмләшергә туган-тумача гына түгел, мәдәният йорты каршындагы "Мизгел" фольклор коллективы да килгән. "Бу осталар сәхнәләрдә дә чыгыш ясый, бергәләшеп олы эшләрне дә башкара, күз тимәсен, булдыралар!" -дип яза алар турында "Тимершык көндәлеге". "Уңган кызлар! Жырлыйлар да, бииләр дә, эштә дә сынатмыйлар!" дип соклануларын белдерәләр авылдашлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев