Эзмә авыл җирлеге яңалыклары
Эзмә авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл ремонтланды. Эшне ООО "Сабинская ПМК «Мелиорация" оешмасы башкарды.
Эзмә авыл җирлегендә 65 яшьтән өлкәнрәк һәм ялгыз яшэуче гражданнар өчен волонтерлар тарафыннан продукция һәм дарулар китерү оештырылды.
Олыяз авылында урнашкан спортзал бинасын төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Эшне ООО «Кристал» оешмасы башкарды.
Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән үзизоляция вакытында “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” акциясенә старт бирелде, аның кысаларында гражданнарның аерым категорияләренә азык-төлек тартмаларын тарату оештырылды. Мондый тартмаларны Эзмә авыл җирлегеннән 25 гаилә алды.
Олыяз авылы «Чәчкә» балалар бакчасы бинасын төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Эшне ООО «ПМК-159» оешмасы башкарды.
Мәгълүмат район сайтыннан алынды.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев