Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның туклану сыйфатына ата-аналар контроле оештырылды.
Мәктәп ашханәсендә 2 класс ата-аналары булды. Тикшерү барышында расланган меню буенча тәкъдим ителә торган ризыкларның туры килүе, аш залының санитар торышы, чисталыгы, ашау графигының үтәлеше тикшерелде. Ашханәдә туклануны оештыру нормаларга туры килә, дип билгеләп үтелде. «Ашау графигы саклана. Укучыларны тукландыруны оештыруга карата кисәтүләр юк, бар да тәртип»,- диештеләр соңыннан канәгать әти-әниләр.



Нет комментариев