Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

“Фән илендә сәяхәттә булдык”

Район башлыгы Рәис Миңнеханов призына математикадан быел икенче тапкыр олимпиада узды.

  Идел буе Федераль округының фәнни–мәгариф математика үзә­ге белгечләре белән берлектә үткәрелгән олимпиаданың төп үзенчәлеге шунда – быел ул  4-8 сыйныф укучылары белән беррәттән, математика укытучылары һәм әти-әниләр арасында да оештырылды.

Чараның географиясе киңәюен  республиканың 20 районыннан 500дән артык катнашучы җыйналуы раслый иде. Аерым алганда, өлкәннәр категориясендә 50дән артык математика фәнен яратучылар  көч сынашты.

“Шәмәрдән лицееннан бик зур команда белән: 25 укучы, ике укытучы  катнашабыз.  Барыбыз да үз теләгебез белән  көчебезне сынарга һәм җиңүгә омтылыш белән килдек. Үзем башлангыч сыйныфлар укытучысы булсам да,  математиканы бик яратам. Улыбыз  Сәет тә катнашты.  Олимпиада биремнәре катлаулы, уникаль дияр идем. Олимпиада миңа белемемне бәяләргә мөмкинлек бирде.  Киләчәктә укучыларым белән эшләр өчен яңалыклар ачты. Олимпиададан соң төрле логик уеннар марафонында катнашып, Грамоталарга да ия булдык.   Мондый чаралар бик отышлы. Укучылар да, әти-әниләр дә бу көнне математика дигән фән илендә көне буе сәяхәттә булдылар, баш мие күзәнәкләрен уяттылар.  Оештыручыларга зур рәхмәт”, –диде Шәмәрдән лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Энҗе  Галиуллина.

Олимпиада  биремнәрен башкарырга түбән сыйныфларга 2 сәгать вакыт бирелсә,  7-8 сыйныфлар 3 сәгать  эчендә үтәделәр. Укытучылар арасында  иң югары бәягә  “Оникс”  мәгариф үзәгеннән  Салават  Габдрахманов иреште.  Әти-әниләр арасында  беренчелекне Түбән Камадан Орехов Михаил алды. Районыбыз укучылары да югары нәтиҗәләр яулап, 1 урынга 10000 сум, икенчегә – 3000 сум, өченчегә 2000 сум акчалата бүләккә лаек булдылар.  “Оникс”  мәгариф үзәгеннән Хәйдәр Гаттаров,  Даниил Попов, Дмитрий Мартынов, Алмаз Сөнгатуллин, Әнвәр Фатыйхов, Шәмәрдәннең “Үсеш” лицееннан Динияр Кавиев, Ания Маметова, Саба урта мәктәбеннән Азалия Мәҗитова, Саба гимназиясеннән Альмир Фәрхуллин, Самир Баһманов призлы урыннар яуладылар. 

“Улым бу ярышта икенче тапкыр белем  сыный. Беренче катнашканда ук призер булды, безгә  бик ошады.  Олимпиада өлешеннән соң  уеннар оештырылуы да бик кызыклы. Көнозынга сузылган күңелле атмосфера хөкем сөрә.   Бүген дә   улыбыз  3нче урын яулады.  Башка төр олимпиадаларда да бик теләп катнаша.  Татар теленнән республика олимпиадасында  призер булып кайтты. Мондый бәйгеләрне калдырмаска тырышабыз”, –  дип кичерешләре белән уртаклашты  Диниярның әтисе Сирень Кавиев. 

Олимпиада җиңүчеләрен район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров тәбрикләп, фән баскычларында  яңа җиңүләр теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев