Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фитр сәдәкасын бирергә онытмагыз

Рамазан- изге гамәлләр ае

Әбу Дауд китергән бер хәдистә болай диелә:⠀⠀⠀
«Пәйгамбәребез  ﷺ  ураза вакытында буш сүз сөйләп, бушка уздырган вакыт өчен чистарыну буларак һәм мохтаҗларны ашату нияте белән фитр сәдәкасын тиешле кылган. Фитр сәдәкасы бәйрәм намазына кадәр бирелсә, (тулысынча) кабул булыр, ә бәйрәм намазыннан соң бирелсә, гадәти сәдәкадан китәр».

Хәнәфи галимнәре фитр сәдәкасының түбәндәге үзенчәлекләрен билгеләгәннәр:
1️⃣ Исламда фитр сәдәкасы, зәкәт кебек, матди чыгымнар сораучы гыйбадәт санала.
2️⃣ Фитр сәдәкасы (авыз ачу сәдәкасы) ураза бәйрәме мөнәсәбәте белән бирелгәнгә күрә шулай атала.
3️⃣ Бу сәдәка изге Рамазан аенда ураза тоту мөмкинлеге биргән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән бирелә.
4️⃣ Бу сәдәка Рамазан аенда булган булган гөнаһ, кимчелекләрне каплау нияте белән бирелә.
5️⃣ Фитр шулай ук аз керемле, мохтаҗ кешеләрне бәйрәм уңаеннан шатландыру максатыннан да бирелә.
6️⃣ Фитр сәдәкасы вәҗиб хөкемендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев