Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Геройлар безнең арада

1 июль Россиядә Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелде

 «Тургай» приютында  сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган "Геройлар безнең арада" дип исемләнгән чара үтте. Тәрбияче Гөлфинә Дәүләтгәрәева җитәкчелегендә балалар Саба муниципаль районы буенча «Диңгез җыелышы" региональ иҗтимагый оешмасы советы җитәкчесе Илдус Усман улы Галиев белән очраштылар. Илдус Усман улы балаларга бу көннең беренче тапкыр 2009 елда һәм әлегә рәсми булмаган характерда билгеләнеп үтелүен әйтте. Бу көнне Гражданнар сугышыннан алып Сүриядәге операциягә һәм махсус хәрби операциягә кадәр төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны искә алалар. Ул шулай ук дәүләтнең сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга ничек ярдәм итүе, патриотик мәгърифәт мәсьәләсендә җәмгыятьнең теләктәшлек итүнең мөһимлеге, хәзерге вакытта сугыш зонасында булган сугышчыларга ярдәм итү кирәклеге турында сөйләде. Очрашуны йомгаклап, ул балаларга яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм тәрбиячеләрне тыңларга кирәклеге турында киңәшләр бирде. Очрашу  обелиск янында бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев