Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык конкурсында райондашыбыз җиңү яулады

Казанда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында эшләүче яшь белгечләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык конкурсы узды.

 Конкурс, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан үткәрелде.

Катнашучылар беренче этапта тиешле юнәлешләр буенча тест билетларына җавап бирде. Икенче өлештә яшь хезмәткәрләр һәм студентлар практикада һөнәри осталык күрсәтте: хайванга дөрес диагноз кую, авыру турында сөйләү һәм беренче ветеринария ярдәме күрсәтү, итне сөяктән аеру техникасын җыюда осталык күрсәтү, машина техникасының эчке детальләрен билгеләү, саву аппаратын тиз көйләү, диелә хәбәрдә.  Конкурста Саба районының яшь белгечләре Илүсә Фәләхова, Гүзәл Сафиуллина, Эльмира Ибәтовадә катнашты.

"Иң яхшы инженер-механик" номинациясендә Эльмира Ибәтова җиңү яулады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев