Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИҢ ЯХШЫ ТӘРБИЯЧЕ АЧЫКЛАНА

11 февраль көнне Сабаның "Бәләкәч" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2019" республика кон­курсының зона этабы узды.

Анда Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара һәм Саба районнары тәрбиячеләре катнашты. Бәйге шарты буенча һәр районнан ике тәрбияче балалар белән ачык шөгыль күрсәттеләр һәм үзләренең эш алымнарын презентация ярдәмендә тәкъдим иттеләр. Сабаның «Бәләкәч» балалар бакчасыннан Ләйсән Гафурова һәм Шәмәрдәннең «Салават күпере» бакчасыннан Алия Зыятдинова районыбыз данын яклап чыгыш ясадылар. Бәйгегә Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының әйдәп баручы белгечләре бәя бирде. Конкурс позитив, иҗади рухта узды һәм тәрбиячеләргә үзләренең осталыкларын башкалар белән уртаклашырга ярдәм итте. Конкурсның җиңүчеләре әлеге бәйге республика буенча 15 зонада узганнан соң гына билгеле булачак.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев