Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ялган ярдәм итми

Суд залыннан

Шушы  көннәрдә район  җә­мә­гать судьясы районыбыз  авыл­ларының берсендә яшәүче 1975 елгы  Баһаветдиновка  ка­рата  куз­гатылган админист­ратив  хо­­кук бозу турындагы  эш­не ка­рады. Ул быел 9 июньдә Кил­дебәк-Иске Икшермә юлында автомобиль белән идарә итү таныклыгы булмаган  килеш, исе­рек хәлдә 7нче  модель “ВАЗ” белән  идарә итә. Әмма ул суд утырышында  үзенең гаебен танырга теләмәде, спиртлы эчемлекне машинаның бензины бе­теп туктап калгач куллануы турында ялган  уйлап  чыгарды. Имеш, ул транспорт белән  идарә иткәндә  аек  булган. Чынбарлык исә аңа  каршы  сөйли. ЮХИДИнең  юл-патруль  хезмәте инспекторы  аңлатканча, 8 июньдә полициянең  кизү частена  Баһаветдиновның исерек хәлдә машинага утырып  китүе турында  хәбәр  алына. Чакыру буенча вакыйга  урынына киткән инспектор  Килдебәк-Иске Икшермә  юлында туктап  калган  автомобильне   күреп ала. Алкотектор  ярдәмендә тикшерү  вакытында руль  артында  уты­ручының 1,437 промилле   кү­ләмендә  алкоголь  кулланганлыгы ачыклана. Бензины бетеп туктап калганнан  соң эчкән  очракта, Баһаветдинов бу кадәр дәрәҗәдә  нык исерергә өлгерә  алмас  иде. Чөнки инспектор  аның  янына санаулы  минутлар  эчендә  килеп  җитә.

Гаебен танырга теләмәве  аны  җаваплылыктан  йолып  кала алмый, билгеле. Җәмәгать  судьясы   Баһаветдиновка 10 тәүлеккә административ  арест  билгеләү турында карар  чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев