Миңгәрдә Мидхәт һәм Ирек Миннәхмәтовлар истәлегенә традицион шашка-шахмат турниры узды
Турнирга 8 районнан 50дән артык кеше килде.
Катнашучыларга Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов ярышта уңышлар теләде. Турнирга 8 районнан 50дән артык кеше килде.
Уеннар озак– көне буе дәвам итте. Шахматта очколар саны буенча 1нче урынны Сабадан Нияз Низамиев яулады. Шашкада Биектаудан Ленар Минҗанов 9 мөмкинлектән 7,5 очко җыеп иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ике төрдән очколарны кушып исәпләү (двоеборье) 1нче урынга Кукмарадан Марат Закировны (12 очко) чыгарды. Балтачтан Азат Хөрмәтуллин 2нче урынга чыкты. Аның райондашы Ландыш Гарифуллина ир-атларны да узып, 3нче урынга лаек булды.Ветераннар арасында Саба районыннан Азат Әхмәтов –2нче, Илгизәр Хәйретдинов һәм Алсу Гарипова 1нче урыннарны алдылар.
Саба районы спортчылары арасында урыннар аерым да чыгарылды. Айдар Ганиев белән Дилә Гайзуллина 65 яшькә кадәргеләр арасында (18+) җиңүче, Илфат Сөнгатов, Фаил Фәйзерахманов, Айзилә Шакирова, Равия Кәримова призерлар булдылар. Альберт Вәлиуллин һәм Миңнур Садыйкова 65 яшьтән югарылар төркемендә җиңү яулады.
Катнашучылар өчен иртәнге чәй һәм көндезге аш табыны корылды. Призерлар акчалата бүләкләнде, барлык катнашучыларга "Миңгәр" дип язылган бейсболка һәм футболка бирелде. Ярышларны оештыручы, шашка-шахмат остасы Азат Әхмәтов, баш хөкемдар Динар Закиров. ”Саба-Арена” спорт мәктәбе спортчыларны шахмат-шашка инвентарьлары белән тәэмин итте.
Фәнил Мәүлетов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев