Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь Гвардия Саба аграр көллияте студентлары белән очрашу оештырды

«БЕРДӘМ РОССИЯ»нең «Яшь Гвардия»се Саба җирле бүлеге инициативасы белән Саба аграр көллияте студентлары белән очрашу оештырылды.

Саба җирле бүлекчәсе Яшь Гвардия җитәкчесе Айнур Халиев очрашуда Яшь Гвардия эшчәнлеге турында сөйләде, студентларның сорауларына җавап бирде. "Яшь Гвардия Саба муниципаль районында иҗтимагый-сәяси юнәлешендә яшьләр арасында зур эш алып баручы иң актив яшьләр оешмасы булып тора",- дип билгеләп үтте. Айнур Халиев Саба аграр көллиятенең актив студентларын Яшь Гвардиянең эшенә чакырды.

Очрашу ахырында ул иң актив студентларга бүләкләр тапшырды һәм укуда уңышлар теләде!

"Бүген Мин Саба районының иң актив студентлары - яшьләре белән очраштым. Һәр студент минем чыгышымны кызыксынып тыңлады, алар Яшь Гвардия эшчәнлеге турында бик күп кызыклы сораулар бирделәр. Яшьләр арасында һәрвакыт ачык эш алып бара, шул ук вакытта барлык башлангычларда да ярдәм күрсәтә. Мин Саба аграр көллиятенең барлык студентларын Яшь Гвардия эшчәнлегенә чакырып калам. Көллият җитәкчелегенә һәм студентларга рәхмәт! Яшь Гвардия эшендә районның актив яшьләрен көтеп калабыз!",- диде Айнур Халиев.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев