«Яшен”, “Рамазан” җәмгыятьләре 25 елга якын район халык хуҗалыгында лаеклы урын тота
Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль транспорты хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Тормыш-көнкүрештә әлеге тармак мөһим урын били. Халык хуҗалыгы йөкләре ташуда, товар-матди кыйммәтләрне кулланучыларга җиткерүдә, пассажирлар йөртүдә автомобиль транспортына тиңнәр юк. Әлеге төр транспортта техниканы һәм кешеләрне яратканнар гына эшли ала.
Районның “Яшен” җәмгыятенә әнә шундый шоферлар тупланган. Тулаем алганда, коллектив үзенә 77 кешене берләштерә. Шуларның 54е – транспорт йөртүчеләр. Оешма-учреждениеләргә, халыкка 120 берәмлек техника хезмәт күрсәтә. Төрле маркадагы мәктәп автобуслары саны 26га җиткән. Укучыларның, бакча балаларының тормышы аларны йөртүчеләр кулына ышанып тапшырыла. Транспорт чаралары барысы да тахограф, видеорегистратор, ЭРА Глонасс навигация җайланмасы белән тәэмин ителгән. “ЭРА” сүзе инде аларның республика гына түгел, Россия дәүләт системасы мониторингына кертелгәнлеген аңлата. Чөнки автобуслар башка төбәкләргә дә еш чыга. Диспетчер Әнисә Ганиева юлламаларны иртәнге 6дан яза башлый һәм барысын да хәерле юл теләп рейска озата. Йөртүчеләрнең берсен дә аерып әйтү дөрес булмас, чөнки барысы да үз эшләренең остасы. Алай да оешма ачылганнан бирле эшләүчеләр Равил Гарипов, Равил Солтанов, Рамил Закиров, Айдар Хәмидуллин, Айдар Габделхәев, Азат Гыймадиев, Марсель Низамиев, Марат Гаптуллин, Нәкыйп Идрисов, Илдус Кәримуллин, Илфат Касыймов, Флүр Фаваризов, Рөстәм Галиев һәм башкалар юлдагы хәвефсезлекне, иминлекне саклап, зур игьтибар белән йөриләр. Заказчиклардан килгән рәхмәт сүзләре дә шуның дәлиле булып тора. Районыбызда аграр көллияткә, Иске Икшермә кадет мәктәбе-интернатына, Кызыл Мишә сәламәтлеге чикле балалар мәктәп-интернатына чит районнардан килеп укучыларны атна башында алып килү, шимбә җиткәч яшәү урыннарына илтеп кую да автобус йөртүчеләргә тапшырылган. Балаларны спорт ярышларына, түгәрәкләргә, мәдәни чараларга, экскурсияләргә алып бару дисеңме – барысы да “Яшен” җәмгыяте җаваплылыгында.
“Без беркайчан да марканы төшермәскә бурычлы. Рейс алдыннан техниканы контроль механик карый, йөртүчеләр медосмотр үтеп юлга чыга. Машина майлары, тәгәрмәчләр вакытында алыштырыла. Кышкы чорда автобусларның җылыту системалары, җәен кондиционерлар даими игътибарда тотыла. Автобуста йөрүче барлык пассажирлар иминиятләштерелгән”, – диде баш инженер Илнар Сөнгатуллин.
Агымдагы елның 9 аенда “Яшен” автобусларында юлларда 1029 мең кеше йөртелгән, барлыгы 84,269 миллион сумлык хезмәт күрсәтелгән. Саннар былтыргы эш күрсәткечләреннән күпкә яхшырак. Үсешкә коллективның максатчан хезмәте белән ирешелгән.
“Яшен” җәмгыятен оештырылган көннән алып генераль директор Рамазан Сәгыйть улы Зарипов җитәкли һәм тагын ике оешманы гамәлгә куючы булып тора. “Рамазан” җәмгыятенең нәтиҗәле эшчәнлеге транспорт хезмәтеннән файдаланучыларга аеруча яхшы таныш. Хәзер аның балансында барысы 22 берәмлек техника, шуның эчендэ 13 махсус техника бар. Барысына да “Глонасс-112” навигация приборы, LLS20160 ягулык күләмен билгеләү датчигы куелган. “Рамазан” җәмгыяте эшчеләрен күпчелек торак пунктларда урамнарга вак таш салучылар буларак беләләр.
“Хәзерге көндә Тенеки авылында юл салалар. Йөк автомобильләре шоферлары Илдус Галимов, Фәрид Гыйльметдинов, Фәнис Төхбәтуллин, Ильмир Шакиров, Рәмис Гәрәев, махсус техникада Фәнис Гатауллин, Камил Кәримуллин, Чыңгыз Якупов урамнарны төзекләндерүне төгәлләп килә. Материал белән “Таш” җәмгыяте тәэмин итә. Моннан тыш оешма шәһәр яны маршрутлары буенча пассажирлар йөртә. Шиномонтаж, балансировка, диагностика цехлары бар. Слесарьларыбыз техниканың төзеклеген тәэмин итә, оешманың тоткарлыксыз эшләвендә аларның өлеше бик зур. Цехта аграр көллият студентлары практика уза”, – диде Илнар Сөнгатуллин “Рамазан” эшчәнлеге турында.
Тугыз айда барысы 29,616 миллион сумлык хезмәт күрсәтелгән, 41 мең тонна йөк ташылган. Шоферлар барысы да универсаль, кайсы транспорт чарасына заявка бар, шуңа путевка ала. Гомумән, әлеге оешмаларда ике кеше өчен эшләүчеләр байтак. Бу исә кадрлар проблемасы килеп туганда зур әһәмияткә ия.
Рамазан Зарипов, Җаваплылыгы чикләнгән “Яшен”, “Рамазан” һәм “Таш” җәмгыятьләре директоры:
“Хезмәтәшләремне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Сез үз хезмәтегезнең район халык хуҗалыгындагы әһәмиятен яхшы аңлап, зур җаваплылык тоеп эшлисез. Һөнәрегезне ярату, бер максатка тупланганлык үрнәге күрсәтәсез. Районыбыз икътисады үсешенә, халкының тормыш-көнкүрешен яхшыруга зур өлеш кертәсез. Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм ветераннар! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, мөһим һәм социаль әһәмияткә ия булган хезмәттә уңышлар, туры, имин юллар телим. Юлда сезне һәрвакыт уңыш озата барсын, ә өйдә якыннарыгыз һәм туганнарыгыз көтсен”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев