Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Явлаштау авыл җирлегендә җыен: авылда калучыларның саны елдан ел кими

Өч кеше җирлеккә яшәргә кайтса, шул ук вакытта 25 кеше яшәү өчен башка төбәкләргә күчеп киткән.

Явлаштау авыл җирлегендә узган җы­енда җирлек башлыгы Ренат Нуриев уз­ган ел белән чагыштырганда халык са­нының 30га кимүен җиткерде. Бала туу - төп демографик күрсәткечләрнең берсе. Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында 205 хужалыкта 641 кеше яши. Узган ел 7 бала туган, 13 кеше вафат булган.

Өч кеше җирлеккә яшәргә кайтса, шул ук вакытта 25 кеше яшәү өчен башка төбәкләргә күчеп киткән. Җирлектә яшьләргә буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздырырга бөтен мөмкинлекләр тудырылган: ике спортзал, футбол, кышкы чорда хоккей мәйданчыклары, Явлаштау мәдәният йортында бильярд залы эшли. Әмма авылда калучыларның саны елдан ел кими.

Авыл җирлегендә барлыгы 13 эшмәкәр, 4 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм 5 КФХ теркәлгән. Җирлектә 4 кибет эшләп килә. Шулай ук 34 үзмәшгуль үз эшчәнлеген алып бара.

Узган елгы җыенда Мишәбаш авылында балаларга уен мәйданчыгы ясату буенча сорау үтәлгән. Быел җыенда катнашучылардан Мишәбаш авылында футбол мәйданчыгы булдыру буенча мөрәҗәгать алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев