Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Явлаштау мәдәният йортында «Җырлыйк әле!» бәйгесе узды

Бәйге Олы Шыңар авыл җирлеге һәвәскәр җырчылары катнашында узды.

Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәсе хезмәткәрләре Явлаштау авыл мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлеге һәвәскәр җырчылары катнашында «Җырлыйк әле!" дигән музыкаль кичә оештырдылар.  Җыр жанрын яратучылар, төрле яшьтәге үзешчән сәнгатьнең актив әгъзалары, тамашачылар белән бергә җыр утравына сәяхәт иттеләр. Программа конкурста катнашучылар белән танышудан башланды. Катнашучылар өч турда ярыштылар, халык җырларын һәм  "Уйла әле" дигән турда  сүзтезмәләрдән җырларны танып белделәр.  Чара ахырында җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев