Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яхшыдан үрнәк, начардан гыйбрәт ал

15 декабрьдә узган балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Марат Кәримов рәислегендә үткән чираттагы утырышында барлыгы 11материал каралды.

Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрнең өче­се Саба гимназиясе укучысына кагылышлы иде. РФ Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге балигъ булмаганнар эшләре подразделениесыннан алынган ике мәгълүмати хат тикшерелеп, анда укучының сыйныфташына сугуы һәм икен­че укучының кесәсеннән банк картасын алуы турында әйтелә. Яшүсмернең әтисенә бала тәрбияләүдә үз вазифасын тиешенчә үтәмәве сәбәпле, административ беркетмә тө­зел­гән. Малай полициягә учетка куелды һәм аңа кара­та җәмәгать тәрбиячесе бил­геләнде. Әти кеше белән профилактик әңгәмә үткәрелде, шулай ук 200 сум штраф түләтү турында карар чыгарылды.

Ти­мершык авыл җирлегендә яшәүче социаль тернәкләндерү консилиумының (МСРК) аны уңай бәяләгән гаризасы ниге­зен­дә социаль яктан авыр гаиләләр исемлегеннән тө­шерелде.

Явлаштау авыл җирлегендә яшәүче гаиләне балигъ булмаган балалары янында даими спиртлы эчемлекләр кулланганы өчен вакытлыча ата-ана хокукыннан чикләү тәкъдиме турында хат тикшерелде. Начар гамәлдән арына алмаган әти-әнигә комиссия иң элек  алкогольгә бәйлелектән дәвалану өчен наркологка барырга дигән карар кабул итте.

Эзмә авыл җирлегендә яшәүче социаль яктан авыр гаиләләр исемлегендә торган әти-әнинең балаларына карата тиешле игътибар биреп җиткермәүләре, күпвакыт балигъ булмаган балаларының үзләре генә калулары турындагы материал каралды. Үзләре белән профилактик әң­гәмә үт­кәрелде.

Консилиум рәисе Лилия Гай­нетдинова социаль яктан авыр шартларда калган гаи­ләләрне ачыклау, профилактик эшчәнлек субъектларының алар белән эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Чыгыштан күренгәнчә, бүгенге көндә социаль яктан авыр булган 11 гаиләдә 27 бала тәрбияләнә. Комиссия рәисе алар  белән эшчәнлекне тагын да камил­ләштерүне сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев