Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Язлы Арташ авылында сугышчы-интернационалист һәйкәле янында митинг узды

2023 елның 15 февралендә соңгы совет хәрби часте Әфганстаннан туган ягына әйләнеп кайтканга 34 ел тулды.

2023 елның 15 февралендә соңгы совет хәрби часте Әфганстаннан туган ягына әйләнеп кайтканга 34 ел тулды. Бу сугышта Шәйдуллин Фердинанд Харис улы интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булды. Язлы Арташ авылында сугышчы-интернационалист һәйкәле янында "Әфганстан - ул Хәтер һәм авырту" митингы узды. Чарада туганнары, якыннары, укучылар, ОБЖ буенча укытучы Мусин Илсур Хәй улы һәм Лесхоз урта мәктәбе директоры Дәүләтшин Нияз Илгиз улы катнашты. Укучылар автомат җыю һәм сүтү буенча ярыштылар. Һәйкәлгә венок салдылар, бер минут тынлык белән хөрмәтләнделәр. Сугыш, нинди генә булмасын, юлларында һәлак булганнар гаиләсендә һәрвакыт ачык яра булып кала. Без туганнарын һәм якыннарын югалткан һәркем белән югалту газапларын уртаклашабыз, дип белдерде үз чыгышында Мусин Илсур Хәй улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X