Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Игенче» җәмгыятендә техника һәм үзйөрешле машиналарга техник карау узды

Барлык тәкъдим ителгән техника техник тикшерүне уңышлы узды, алар төзек дип табылды.

 Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Ильяс Ибраһимов  һәм хуҗалык белгечләре катнашты.    Техник тикшерүгә 65 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы :тракторлар, шулай ук аларга прицеплар тәкъдим ителде . Барлык тәкъдим ителгән техника техник тикшерүне уңышлы узды, алар төзек дип табылды.

 Техник карау барышында тракторларның һәм прицепларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре белән комплектланганлыгы һәм механизаторларның  беркетелгән техника белән идарә итүгә таныклыклары тикшерелде.

     Ахырда мөһим чара йомгаклары буенча механизаторлар белән киңәшмә үткәрелде, хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев