“Игенче” ҖЧҖ дә язгы кыр эшләренә керештеләр
Язгы чәчү игенче тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора .Чөнки язның бер көне ел туйдыра. Шуны көннәрдә “Игенче” җәмгыятендә уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауга , шуның белән беррәттән тукландыруга керештеләр.
Вакыт бик тиз үтә, тиздән сабан культураларын чәчү башланачак.Кыр эшләренең ни дәрәҗәдә сыйфатлы булачагы исә техниканың төзеклегенә бәйле. “Игенче”ҖЧҖ дә язгы кыр эшләрендә катнашачак техника күптән әзер инде. Чәчү чорында эш ике сменалы булачак. Шуңада һәр техникага ике механизатор беркетелгән.
Чыганак : https://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев