Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Игенче"дә -кышкы Сабантуй

Районыбызда Яңа елны каршы алу чаралары дәвам итә.  3 гыйнвар көнне  «Игенче” җәмгыяте Шекше авылында кышкы Сабантуй  үткәрде.

   Бәйрәмгә халык төрле Маскарад костюмнары, урман җәнлекләре булып килделәр. Һәркемдә күтәренке кәеф, бәйрәм рухы иде. Күңел ачу чарасы концерт номерлары, конкурслар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килүчеләрне  иң элек “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов Яңа ел белән котлады, һәркемгә сәламәтлек, киләсе елның хәвеф-хәтәрсез, уңышлы килүен теләде. Бәйрәмдә "Иң оригиналь маскарад костюмы","Иң матур бизәлгән чана","Сөйкемле кыш бабай", "Уйна гармун" номинацияләре җиңүчеләре тәбрикләнде. “Аркан тарту”, “Кәшәкә белән туп йөртү” команда уеннары да узды. Халык рәхәтләнеп күңел ачты, җырлады, биеде, бер-берсен бәйрәм белән тәбрикләде. Мондый күтәренке кәеф ел буе дәвам итсен, игенчелеләрне матур эшләргә рухландырсын дип телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев